Татар телендә шигырьләр

Айбагар нәшриятында күптән түгел генә татар һәм инглиз телләрендә яңа шигырьләр китабы – хайкулар җыентыгы басылып чыкты.

Бу дөнья күләмендә беренче тапкыр татар телендә нәшер ителгән хайку китабы. Авторы – Фазилә Насретдин.

Фазилә Насретдин хайкуларында тормышның төрле яклары, төрле төсләре чагыла. Аның әсәрләре – кыска мизгелләрдән туган шигърият. Бу оригиналь, әйтерсең лә, үзеннән-үзе туган хайкуларда кеше күңелен Һәм табигатьне тирән аңлау ярылып ята. Шуның белән алар укучыны җәлеп итеп, анда якты хисләр уяталар.

Хайкулар татар телендә латин Һәм кирилл хәрефләре белән язылган. Инглиз теленә тәрҗемә – автор Һәм Сабира Сталберг, рәсемнәр – Дәрия Насретдин тарафыннан башкарылган.

Фазилә Насретдин шулай ук Букпилның җиңел швед телендә язылган китапларын татар теленә тәрҗемә итә.

Fazile Nasretdin: Tuksan tugız haiku◆Туксан тугыз хайку◆Ninety-nine haiku

Тәрҗемә: Фазиле Насретдин & Сабира Сталберг

Рәсемнәр: Деря Насретдин

Кирилл язуның корректоры: Лилия Давлетшина

112 бит

Айбагар 2022

ISBN 978-952-7334-55-3

ISBN 978-952-7334-56-0 (э-китап)